КЕРШӘН и. Пудра. Йортка кершән исе, салкын һава исе таралды. М.Мәһдиев. Гөләнвәр киенеп, ясанып, җиңел генә кершән һәм иннек ягып, миң төртеп, өстәл алдына килеп утырды ---. Ә.Фәйзи. Кунаклар ашап туктаган арада, Исәнтәйнең курчак кебек итеп төзәндергән, бизәндергән, битләренә кершән яккан, кара чәчләре күпереп торган чибәр кызлары ят җырлар җырладылар, төрле уен коралларында уйнадылар. Н.Фәттах |