КЕРФЕК и. Күз кабаклары читендәге күзне чүп керүдән һ.б.ш.дан саклый торган төкләр. Шәфкать кызы, бер селкенеп, шул минутта ук Керфекләрен йомды, мәңге күтәрмәскә... Һ.Такташ. Юешләтте аның керфекләрен Яңгыр түгел, назлы күз яше. М.Җәлил. Докторның соравына тәүдәрәк керфекләрен сирпеп, соңрак инде баш кагып яки кул хәрәкәтләре белән җавап бирде. М.Кәбиров

Керфеген дә селкетмәү Бер дә исе китмәү. Мин мондый гүзәллеккә йөрәгем сокланудан аһ иттем ---. Ул [Зариф] бит асыл зат, эре сөяк. Керфеген дә селкетмәде. Ф.Яхин. Бу сүзләрне әйтү бик үк җиңел булмады Кәримгә, ә ханым керфеген дә селкетмәде кебек. Ф.Сафин. Илүсә бу хакта шундук Мәстүрә карчыкка әйтте. Тегесе керфеген дә селкетмәде. Г.Гыйльманов. Керфек тә какмау Йокламау. Ул инде берничә көн керфек тә какмый, газиз баласы, җан кисәге, бәгырь ите янында бөкрәеп утыра. Г.Гыйльманов. Керфек какмый төн уздырды Галим, Таңда гына кайтты иптәше. Ф.Кәрим. Керфек тә кактырмау Йокларга ирек бирмәү. Үги әти, көндезләрен күрмәмешкә салынып шома гына йөрсә дә, төннәрен әнием Санияны талап, керфеген дә кактырмады. Л.Ибраһим-Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә