КЕРТҮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса эченә үткәрү. [Арбадагыларның берсе] Капканы ачып атны кертте, капканың мунчала бавын яңадан казык башына элде дә, арбага утырып, дилбегәне какты. М.Галәү. Морат, комган тотып, өйдән атылып чыкты да әбрәкәйгә кереп бикләнде. Ул арада Сәлҗия капканы ачып, Хөрдунны ишегалдына кертте. Р.Батулла. Көне буе каядыр китеп югалган песи ишекне тырный башлаган иде, [Ирек] аны ачып кертте. Г.Рәхим

2) Кая да булса керергә рөхсәт бирү, үткәрү. Анда – күзләр, монда – күзләр. Аудитория ишеге төбендәгеләр егет-кызларның паспортын һәм БДИ бирергә рөхсәт кәгазен тикшереп кертәләр. Ватаным Татарстан

3) Үткәрү, үтәргә мөмкинлек бирү; үтәрлек итү (су, суык, җил һ.б.ш.). Хәерченең төрттереп әйткәне Тукайның ачуына барып кадалды, ул: Яп авызыңны! дип кычкырды. Ишекне дә яп, җил кертәсең. Р.Батулла

4) Кемне яки нәрсәне кая да булса алып керү, урнаштыру. Палатага кертеп салгач, газапларым бетәр дип уйлаган идем, әле тәмугның ишегалды гына булган икән. Палатада тимер карават өстенә такта җәйделәр. Ф.Яруллин. [Биктимер абзый] Капчыгы белән онны кертеп өйалдына утыртты да, тагын керермен әле, дип чыгып китте. З.Зәйнуллин. Тиз генә Фәридәне каталкага күчереп салдылар да биш урынлы буш бүлмәгә кертеп яткырдылар. Ф.Тарханова

5) Нинди дә булса исемлеккә теркәү, берәр нәрсә составына билгеләү. Менә шунда вулыс прсидәтеле Сабир Мәксүтов авылның хәлфәләрен, мулла-ишаннарын кертеп, ГПУдан килгән слидывателгә исемлек төзеп биргән. З.Зәйнуллин. Килгән елны ук «Колхоз утлары» стена газетасының редколлегиясе составына керттеләр ---. Г.Гәрәева. Союздагы милләтләр Россия составына үзләре теләп кергәннәр. И.Хуҗин

6) Нәрсә белән дә булса тиңләштерү, билгеле бер дәрәҗәгә җиткерү. Алексей Федорович, без соң Татарстанны «икенче Баку»га кертер өчен йөрибез түгелме? А.Әхмәт

7) Берәр нәрсә өчен түләү, хак бирү. --- транспорт картасына айның тугызыннан соң акча кертсәң, транспорт картасыннан бары тик киләсе айда гына файдалана аласың. Шәһри Казан

8) Нәрсәне дә булса гамәлгә ашыру, урнаштыру, канунлаштыру. Галим турындагы мәсьәләне гомуми җыелышка куюны да ул – Хафиз кертте. Г.Әпсәләмов. Екатеринбург ата-аналары хакимияттән педофилларга карата үлем җәзасы кертүне таләп итә. Безнең гәҗит

9) күч. Нәрсәгә дә булса аерым бер төс, кыяфәт һ.б.ш. бирү, аны билгеле бер рәвешкә китерү; берәр нәрсә өстәү. Ул [малай] килә-килешкә үк бораулап карый торган күзләре белән солдатка бер караш ташлап алды да, оста клоун сыман, йөзен көлке кыяфәткә кертеп чалшайтты ---. З.Хәким. [Авыл] Клубын курчак күлмәге кебек киендереп куйдылар, урамнарын адәм рәтенә керттеләр, яңа мәдрәсәсе тагын... А.Әхмәтгалиева

10) Үткәрү, урнаштыру, тоташтыру (электр, су, телефон, антенна һ.б.ш.). Су чәчрәтеп аккан Иштирәк, Табыр, Мотаука чишмәләрен соңгы елларда бер улакка кушканнар да 13 чакрымлы суүткәргечләр аша һәрбер өйгә керткәннәр. Ватаным Татарстан

11) Абстракт исемнәр белән килеп, әлеге исемнәр белдергән хәл, күренешкә дучар итүне аңлата. Тик Йомагуҗадан булган фельдшер Мәсәлим бабайны яхшы белгән әтисе ачыклык кертте: Ул малайның әтисе районга атаклы бик шәп тегүче иде. З.Зәйнуллин

Кертә бару Акрынлап һаман кертү. – Андый чагыштыруларны җыеп, китабыңа кертә барырсың, – диде Әхнәф көлеп. Ф.Садриев

Кертә башлау Кертергә тотыну. Төз гәүдәле --- Герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле. М.Мәһдиев

Кертә бирү Бернигә карамастан кертү. Аның идеяләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган, фәннең бу өлкәсен үстерүгә һаман да зур өлеш кертә бирәләр. Шәһри Казан

Кертә тору Акрынлап кертү; әле кертә торган булу. Гали абзыйның хатыны – ак яулыгын колак артына кысып бәйләгән кара кашлы, күркәм йөзле, тулы гына гәүдәле Галимә апа – аларны ачык йөз белән каршы алып, ак өйгә, Гали абзый янына кертә торды. Г.Әпсәләмов

Кертә язу Чак кына кертми калу. Аның кәмитләре Гыйззинасны гүргә кертә язды. Безнең гәҗит

Кертеп алу Тиз арада кертү, кыска вакытка кертү. – Юк, быелгысы алтынчы, Марсик, – дип, Дамир төзәтмә кертеп алды. Р.Сәгъди

Кертеп бару Акрынлап кертү яки һәрдаим кертү. Шакир бабайны мин әсәрләремә Ак Бабай итеп кертеп барам. Г.Гыйльманов. [Дилбәр:] Социаль ипотекага ай саен тиешле акчаларны кертеп барам, чөнки бары шушы программага гына өметләнәм. Мәдәни җомга

Кертеп бетерү Тәмам, ахырга кадәр кертү. Алар [авыл хуҗалыгы предприятиеләре] былтыргы бурычларын да кертеп бетерде. Мәдәни җомга

Кертеп җибәрү Бераз кертү. Бу сабый акыллы бала белән шаяртып сөйләшеп алу хәл кертеп җибәргәндәй булды. Г.Гыйльманов

Кертеп йөрү Кертү процессында булу

Кертеп калу Кертергә өлгерү

Кертеп карау Кертергә тырышу. Әмма аңа бары тик көзгегә генә карау кирәклеген, ул аны шунда күрәсен, сөйләнелгән сүзләрнең үзе хакында барганлыгын башына да кертеп карамады. Ф.Яхин

Кертеп килү Электән үк даими кертү. Менә инде биш гасыр дәвамында татарлар шушы ил халыклары белән бергәләшеп, икътисади һәм социаль үсешкә, мәдәнияткә, фәнгә һәм мәгарифкә үз өлешен кертеп килә. Римзил Вәлиев

Кертеп кую Нәрсәне дә булса кертеп, тиешле урынында итү. Асрау әйберләр кертеп куя. Г.Исхакый. Машинаны «Мир»ның парковкасына кертеп куям һәм туп-туры өченче катка менәм. Л.Әбүдәрова

Кертеп тору Даими яки әледән-әле кертү; вакытлыча кертү. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан каты салкыннар башлангач, Фатыйма карчык белән Газиз карт, сак кына кыланып, табакны өйгә кертеп тордылар. Г.Гыйльманов. «Суярга алып бара, ахры, мине», дип курыккан Тукмар [әтәч]. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. А.Алиш

Кертеп чыгу Тиз арада нәрсә дә булса кертү. [Биктимер абзый] Икенче көнне ике кило чамасы симез генә сарык ите кертеп чыкты. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә