КЕ’РТ-КЕРТ иярт. к. керт. Кара борынлы малайларның шатлыктан елтыраган күзләрен күрү, куян кебек керт-керт кишер кимерүләрен карап тору җанына рәхәтлек бирә аның. Ф.Яруллин. Тынлыкта елга дулкыннары кагуы, атның умарталар арасында керт-керт яшь үлән утлавы ишетелә иде. Ә.Гаффар. Борчак саламы эскертенә куыш ясап керәсең дә комбайн барабаныннан исән калган саргылт ахак кузакларны эзләп табып, керт-керт ашыйсың. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә