КЕРТ иярт. Нәрсәне дә булса ашаганда, тешләп алганда, кимергәндә, кискәндә, тапаганда һ.б.ш. очракларда ишетелгән тавышны белдерә (күбесенчә кабатлап әйтелә). Менә машина бөтенләй колак төбендә генә чышылдап килеп туктады да, ян ишеге керт итеп ачылып та китте. Р.Төхфәтуллин. Җир өстенә барып төшкәч, абый белән апай, җиңсәләрен киеп, алъяпкыч итәкләpeн билләренә кыстыралар да, икесе ике кишәрлек алып, керт тә керт урырга тотыналар. Г.Бәширов |