КЕРСЕЗЛЕК и. 1) Чиста булу, буялмаган, пычранмаган булу, каралмаган булу (кием, тән, өс-баш һ.б.ш.) 2) күч. Сафлык, ихласлык, эчкерсезлек, саф булу, риясыз булу. Каян килә миңа бу гадәт – белмим. Бала чакта мондый күңелле, матур китаплар кулга бик кермәгәнме, әллә шигъри юллардагы, хикәяләрдәге, әкиятләрдәге керсезлек, сафлык, самимилек, хәтта беркатлылык, мавыктыргыч маҗаралар, алар аша тормышка ашып бетмәгән хыялларым җәлеп итәме? Г.Гыйльманов. Ә бу бит – рухи, әхлакый чисталык, сафлык, керсезлек билгесе! М.Вәли-Барҗылы |