КЕРСЕЗ с. 1. 1) Чиста, пычранмаган, буялмаган, керләнмәгән, каралмаган. Киеменең очсызлы һәм искерә төшкән булуына карамыйчан, керсез, тузансыз булуы әүвәлге карашымнан ук бу татарны миңа сөекле күрсәтте. Ф.Әмирхан 2) күч. Саф; риясыз, хәйләсез, самими, чын. Аз гына да керсез, самими-саф хисле, чын-чын бәхетле чаклар!.. Р.Төхфәтуллин. Менә шушы түгелмени инде ул үзешчән сәнгатькә булган чын керсез энтузиазм?! Р.Хисмәтуллин. «Ул минеке, минеке», – дип пышылдап, үзенеке булганга әле һаман ышанып җитә алмыйча, йокыдагы сабый балага караган кебек, саф керсез караш белән аңа карап тора иде. И.Гази 2. рәв. мәгъ. Хәйләсез, эчкерсез. Шулай булгач, мондый хәлдә керсез инанып, бөтен күңелеңне салып, аңарга нинди җавап язып булсын. И.Низамов. Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым. М.Җәлил ◊ Керсез күңелле Эчкерсез, ихлас, саф, турылыклы, самими. Мөхәммәт керсез күңелле, гали рухлы, әдәпле, шул ук вакытта сабый җанлы кеше иде. М.Мәһдиев |