КЕРОСИНЛЫ с. Керосин белән тутырылган (фонарь, керогаз һ.б.). Керосинлы шешәгә стеарин шәменең яртысын кырып салырга да, шешәне җылы сулы савытка тыгып җылытырга (еш-еш селкеткәләп) кирәк. Файдалы киңәшләр. Алюмин көпшәләр эченә керосинлы мамык тутырылган иде. Х.Хәйруллин. Малайларның арбаларында керосинлы мичкәдән башка берни дә юк. Г.Галиев. Ул ни булганын абайламый торганда, егет, кулындагы керосинлы сүс пумаласына ут төртеп, Гыйфрит өстенә ыргыта. Ә.Моталлапов |