КЕРОСИ’НКА и. рус Керосин янып кызулык бирә торган филтәле җылыткыч көнкүреш приборы. Кәстрүл төбендә калган саргылт сыекчаны күтәреп эчтем дә керосинканы сүндердем. Ф.Шәфигуллин. Миңсылу иртә белән сәгать җидедә үк торып, түбә өстендә йөргәндәй, кайда басканын белештерми, шатлыгына чыдаша алмый, кулы кулга йокмаенча самавырын да куйды, тиз кулга керосинкада гына бер-ике таба төче коймак та салып алды. К.Тинчурин. Бу вакыт чаңгыны кыздыру лампасы белән яисә плитә, примус, керосинка һ.б. ш. өстендә тотып җылыталар. Файдалы киңәшләр |