КЕРОСИН и. гр. Нефтьне кудырып алына торган углеводород катнашмасы, сарырак төстәге сыек ягулык (реактив самолётлар өчен һәм көндәлек тормышта кулланыла). Эченә, кечкенә шешәгә керосин салып, сүс филтә куясың. Фонарең әзер. Р.Хафизова. Ул өстәл өстендәге тәмәке төпчекләрен ашыкмыйча гына идәнгә себереп төшерде, лампадагы керосинга хуҗаларча карап алды һәм, мич артыннан себерке алып, идәнне себерергә кереште. А.Шамов. Залдагы асылмалы зур лампа леп-леп килеп караңгырак яна башлагач, Сәгыйтов керосин салды, ут яңадан балкып китте. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә