КЕРОГАЗ и. рус Керосин парлары янып кызулык барлыкка китерә торган әсбап, тавышсыз примус төре (ашамлыклар әзерләгәндә кулланыла). Керогаздан файдаланганда, иң элек аның туп-туры торуын күзәтергә кирәк, югыйсә ул бик ялкынланып яна һәм төти. Файдалы киңәшләр. [Ул] Курмашевка да өстен чишенергә кирәклеген искәртеп, башы белән элгечкә таба ымлады да керогаз кабызырга кереште. М.Зарипов. Мин керогазга ут кабызып, су куям, ит кисәге салам, тегеләр бәрәңге әрчи, ярма юа, суган турый. Ш.Маннур |