КЕРН и. нем. махс. 1) Җир бораулаганда, скважинадан (төрле тирәнлектән тикшерү өчен) алына торган таяк формасындагы үрнәк токым, порода. Рәхимә белән Нарский бүлмәдә, өстәл артында, скважинадан алынган керннарны тикшереп утыралар. А.Әхмәт. Бары тик хәзер генә Миргали кечкенә өстәл янында төрле төстәге ташлар һәм керннар тутырылган тартмаларны һәм берничә төрле нефть салынган озын пыяла савытларны күрде. М.Хәсәнов

2) тех. Механик эшкәртүгә җибәрелгән детальләрне билгеләп чыкканда, кернер белән төшерелгән нокта

3) астр. Теләсә нинди галактика төшенең тыгыз өлеше, үзәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә