КЕРЛЕЛЕК и. 1) Керле булу, керләнгән, каралган, пычранган булу (кием һ.б.). Бу курчак бүлмәгә аяк басуым белән үк өстемдәге киемемнең керлелеген, аягымдагы итегемнең тузанлылыгын сизеп алдым. А.Шамов 2) күч. Начарлык, пычраклык. Тик ул сүзләрдә чишмә суы сафлыгы түгел, ә сафлыкны бозучы керлелек бар иде. С.Поварисов. Ниятнең керлеге. Күңел керлелеге |