КЕРЛЕ с. 1) Пычрак, шакшы, буялган, каралган, керләнгән, чиста булмаган. Ул каршында бары тик Тимурның керле кара кулларын һәм анда җемелдәшеп яткан ап-ак төймәләрне генә күрде. Ф.Бәйрәмова. Түшәмнән төшкән яктылыкта аның нәфис колагы һәм нечкә муены шактый керле күренде. М.Маликова. – Монда керегез! – дип кычкырды Зөлфия һәм ашык-пошык чаршау артына керде, Нишанбайның авызына тыгылган керле чүпрәкне тартып алды. Ә.Шәмин 2) күч. Начар, пычрак (ният, күңел һ.б.). Син, якын кардәшебез, җирдәге явызлыкны, зольмәтне җиңү өчен көрәшеп, шул көрәш утында яндың, күмерләндең, тик бу каһәр суккан керле дөньяны пакьли алмыйча, яшьли киттең! М.Латыйфуллин. Без вак җанлы, әйе, без мәкерле, Уйлар керле безнең, күңел керле. Н.Акмал |