КЕРЛӘНҮ ф. 1) Каралу, пычрану, буялу. Фуражка инде уңып, керләнеп, үз төсен югалткан, үзе зур, малайның колакларына төшеп тора. Ә.Фәйзи. Аларның берсе өсте-башы керләнеп, чабаталары тузып беткән карт рус крестьяны, икенчесе әрмән егете иде. И.Туктар. Аяк чолгауларың керләнгәндер, аларын алып китәрмен. М.Шабай 2) күч. Таплану, пычрану (исем, мәхәббәт һ.б.). Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк?! Г.Тукай. Керләнмәгән, пакь балачак тойгысы этне бик тиз аңлый һәм аның белән бер телдә сөйләшә белә. М.Юныс. Менә ул, анасының беләкләрендә яткан килеш, моңарчы бер генә кайгы сөреме дә керләндермәгән, бер генә ачы күз яше дә төсен уңдырмаган, чык тамчысыдай ачык-саф күзләре белән анасына караган хәлдә имеп ятадыр. Г.Бәширов Керләнә бару Торган саен ныграк керләнү Керләнә башлау Керләнү билгеләре күренү Керләнеп бетү Бөтенләй, тәмам керләнү. Асыл башын күтәрде, күзләрен керләнеп беткән җилән җиңе белән сөртте, авызына җыелып барган тоз тәмен җиргә төкерде, күкрәген киереп, иркен сулыш алды... Х.Хәйруллин. Бикташ майланып, керләнеп беткән тимер саплы җыелмалы пәкене бик кадерле нәрсә сыман сакланып кына кулына алды. М.Маликова. Яза-яза кечерәеп калган, кесәдә йөреп шомарып, керләнеп беткән акбур. Р.Төхфәтуллин Керләнеп җитү Тәмам, ахырга кадәр керләнү Керләнеп калу Ниндидер хәлдән, вакыйгадан соң керләнгән хәлгә килү Керләнеп китү Бер арада, кисәк керләнү |