КЕРЕШҮ III ф. 1) Укмашу, киезләнү, тыгызлану (йон, киез һ.б. әйберләр тур.). Ак тулалар тиз керешә, аркау-буе тигез эрләнсә. Җыр 2) күч. Кушылу. Стильләр керешә. Телләр үзара керешә Керешә алу Тиз генә керешү. [Фәрәх:] Алайса мин берәр атнасыз эшкә керешә алмыйм. Чөнки без әле генә авылдан килдек. В.Нуруллин Керешә төшү Бераз керешү; керешкән хәлгә килү. Ситуациягә керешә төшү Керешеп бетү Тулысынча, тәмам керешү Керешеп китү Кинәт кенә керешү.Үзләренең чатырларына кайтып, өстәл тирәсен, тимер мич тирәсен каплап алгач та егетләр, шаулашып, бер-берсен бүлеп, шул турыда гәп сатарга керешеп киттеләр. Н.Фәттах Керешеп тору Һәрвакыт, даими рәвештә керешү. Әти минем хәлгә керешеп тормады: үзе тизрәк онытсын, дигәндер. М.Рафиков |