КЕРЕШҮ I ф. 1) Берәр нәрсә эшли башлау, эшкә тотыну. Якынрак килеп, читтән генә күзәтергә кереште, сүзләренә колак салды. Ф.Латыйфи. Гөлзифа шигәеп үк куйды: әллә, ярсуына чыдый алмыйча, машинасын ватарга керештеме? Р.Төхфәтуллин. Саттар исемлектә һәр кранга аерым-аерым тукталып карарга кереште һәм ирексездән көрсенеп куйды. С.Сабиров. Вәлиулла, үзе керешеп, энекәше этләнеп маташкан унбиш минутлык эшне башкарып та ташлады. Ф.Яхин

2) керешмәү күч. юкл. форм. Кагылмау, тыгылмау, кысылмау, нинди дә булса мәсьәләне читләтеп үтү. [Шамил:] Алай дисәң, безгә хәбәр итми керешмәсләр иде мондый зур эшкә. З.Фәтхетдинов. Исереклек беләнме, түгелме, мин анысына керешмим, әнә минем балам, яныма да кермичә, урамда йөри. Ф.Бурнаш. [Мөрид:] Әгәр дә берәр кешенең фатихасын ала алсаң, мин анысына керешмим. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә