КЕРЕШ СҮЗ и. лингв. 1) Башлангыч сүз, сүз башы. Тамашаны Усманов үзе ачып җибәрде, кереш сүзен озын-озак тукталышлар белән бер сәгатьтән артыкка сузды. Т.Галиуллин. Бу томга кереш сүзне, әдипнең иҗатына фундаменталь бәя биреп, танылган тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин язган. А.Хәсәнов. Әлеге китап язучы Альберт Хәсәновның «Язмыйча түзә алмаганга...» дигән кереш сүзе белән ачыла. М.Әхмәтҗанов

2) лингв. Сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдереп, бер сүздән һәм сүзләр тезмәсеннән гыйбарәт булган сүзләр. Модаль кисәкләргә эндәш сүзләр һәм кереш сүзләр керә. Г.Нәбиуллина. Кереш сүз җөмлә була алса ла, нәхү кануны буенча тегеләргә охшамаганга, алар арасына кертелми. М.Зәкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә