КЕРЕШ ИНТОНА’ЦИЯ и. лингв. Кереш җөмлә баш җөмләдән пауза белән аерыла торган, җөмлә интонациясеннән түбәнрәк тонда, тизрәк, тавышны төшеребрәк әйтелә торган интонация. Эксперименталь булмаган күзәтүләр шуны күрсәтә: кереш сүз (модаль кисәк) функциясен үти торган аналитик иярчен җөмлә (кереш җөмлә) баш җөмләдән пауза белән аерыла, җөмлә интонациясеннән түбәнрәк тонда, тавышны төшеребрәк, тизрәк әйтелә. Бу интонацияне хәзергә кереш интонация дип атарга була. М.Зәкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә