КЕРЕ’Ш ҖӨМЛӘ и. лингв. Хикәяләү уңаенда төп фикернең агышын туктатып, кинәт кенә искә төшкән, юл уңаенда әйтелгән искәрмәләрне, сөйләмдә әйтелгән фикерләрне белдерәләр, ачыклап киләләр; күпчелек очракта җөмләнең уртасында килеп, ике яктан җәяләр эченә алыналар. Кереш сүз, кереш җөмләләр беркадәр тавышны төшереп, --- тавышны бераз күтәребрәк әйтеләләр. Г.Алпаров. Кереш җөмлә гомумән җөмләнең я аның кайсы да булса бер кисәгенең эчтәлегенә сөйләүченең мөнәсәбәтен белдерә. М.Зәкиев |