КЕРЕШ II и. 1) Җәя бавы. Кулында – керешен тарткан җәясе, бармак арасында – кыскан угы. М.Хәбибуллин. Алай да каган керешен җибәрергә өлгерде, каганның угы кылганнар арасына килеп төште. М.Хәбибуллин 2) диал. Оекны тотып торучы резинка. Түгәрәк кереш кию зарарлы 3) анат. Тел астындагы яры (нәни балаларда була, сизелгәч тә аны кисәләр, чөнки ул имәргә, ә теле ачыла башлагач, сөйләшергә комачаулый) |