КЕРЕШ I и. 1. 1) сөйл. Керү. Барып керешкә абындым. Барып керешенә туп-туры: «Әни кайчан үлде?» – дип сораган [Гали]. Г.Коләхмәтов. Хупҗамал, кайтып керешкә үк, Сәнифәнең укытучысына хат язып, уртанчы улын басуга йөгертте. Э.Шәрифуллина

2) Әдәби һәм музыкаль әсәрләрнең, доклад һ.б.ларның башлангыч өлеше, төп өлешкә кадәр булган кисәге. Димәк, сүзнең кереш өлеше тиешле микъдарда булды, димәк, төп мәсьәләгә күчәргә вакыт. А.Расих. Бернинди музыкаль кереш булмады, һәм экранда сурәт оешты. А.Тимергалин. [Азат:] Поэмага керешне яңадан яздым. И.Нуруллин

3) иск. к. керем. Смета буенча без тамашачыларны 60 процент хисаплаганда, билет сатудан кереш 9633 сум көткән идек. К.Тинчурин

2. с. мәгъ. Беренче, баштагы. Коля кинәт кереш имтиханда да шундый ук сорау ишетүен исенә төшерде. Җ.Тәрҗеман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә