КЕ’РЕНКА и. сөйл. Башында Керенский торган Вакытлы хөкүмәт чыгарган кәгазь акча. Тукмаков кесәсеннән сары, яшел керенкалар чыгарып, пенснесын рәтләп, бик озаклап кат-кат санаганнан соң, акчаларны өстәл уртасына салып: – Чехлар бәхетенә куям!.. – дип, карталарны таратырга кереште. К.Тинчурин. – Минем өчен барыбер. Төтене чыкса, канәгать, – дип, кырык сумлык керенканы кызга сузды. К.Тинчурин |