КЕРЕМ и. 1) Дәүләт, сәүдә-промышленность оешмалары, аерым кешеләр һ.б.ш. тарафыннан нинди дә булса эшчәнлек нәтиҗәсендә алына торган, җитештерү чыгымнарыннан калган акча һәм материаль кыйммәт, табыш. Сыгылма аракы заводы елның-елына планны үтәп килә, кереме дә зур гына икән. М.Насыйбуллин. Мондый кибетләрдә сәүдәдән кергән керем дистә меңнәр белән исәпләнә бит. Х.Вәлиәхмәтов. Король хезмәтендә дәрәҗә алуга ирешергә һәм зур керемнәр алырга мөмкинлек була. Урта гасырлар тарихы. Әмма үзе эшләмичә, Себер акчасы белән «фарсить итеп» яшәргә өйрәнгән әнигә мондый керемнәр төкерек кенә. Э.Шәрифуллина

2) Бухгалтерия кенәгәсендәге акча һәм материаль кыйммәтләр табышын язып бара торган графа. Аның үзенә дә эләкте: – Былтыр яз идарә айгырының аягын сындырып суйдырдың. Аның зыянын капладыңмы, и ул керем кенәгәгә теркәлдеме? Х.Сарьян. Табышны керемгә язып кую

3) тех. Кертү урыны, кертелгән урыны. Электр кереме. Керем тишеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә