КЕРДЕЛЕ’-ЧЫКТЫЛЫ с. 1) Бормалы, төз түгел, туры булмаган. Керделе-чыктылы урам 2) күч. Принципсыз, үз фикере булмаган, сүзендә тормаучан, аумакай (кеше тур.). Аның авызыннан шундый сүз ишеткәч, Һарунга ничектер җиңелрәк булып киткән шикелле булды. «Шулай да начар кеше түгел бу Тәзкирә, керделе-чыктылы», – дип уйлады ул. Н.Фәттах. Керделе-чыктылы акылга ия булган начальниктан Госман һәрвакыт шикләнеп йөри иде, чакыруга канатланмады, кабинетка хәвефләнеп, сүлпән генә барып керде. И.Салахов 3) күч. Буталчык, таралган, мәгънәсез, абсурд. Әмма кинәт таралып киткән фикерләрен ул берьюлы гына җыйнап өлгерә алмады, шуңа күрә аның беренче сүзләре әллә ничек керделе-чыктылы булды ---. Ә.Фәйзи. Кеше акылы керделе-чыктылы ул, элгәре: «Ник безне уникешәр сәгать эшләтәләр?» – дип тыпырчына идем, хәзер, ышанасызмы-юкмы: «Нигә тәүлек буе тоташ эшләтмиләр икән, ул арада ялгыз баштан мин Ленага нинди хатлар язмас идем!» – дип көяләнәм... А.Гыйләҗев. Моннан ике ел элек кенә хатыны Камилә дә дөнья куйды. Холкы керделе-чыктылы булса да, хатынсыз торган ише түгел, үз урынына ярый иде әле... С.Зыялы |