КЕРӘШЕН и. рус этн. Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарлар составында булып, христиан динен тотучы этноконфессиональ төркем һәм шул төркемнең вәкиле. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына: азанның кайчан әйтеләсен алар белми иде. М.Мәһдиев. [Шәехгали:] Ядкәр анда, керәшенгә чыгам, Дигән сүзен биргән Иванга! Ф.Яхин. --- Әйтик, «Их, тала-тала» – Сармандагы Ләке керәшен авылының бәйрәм җыры. Ватаным Татарстан |