КЕРӘШӘ и. зоол. Карлыгач кошлар семьялыгыннан очлаеп киткән озын канатлы кечерәк күчмә кош; яр карлыгачы; русчасы: береговая ласточка. Чулман туктады, керәшәләр, акчарлаклар күктә очалмыйча катып калдылар. Н.Фәттах. Шулай май аеның аяз көнендә Румия абыйсы белән су буена төшкән иде, һавада су өстендә акчарлаклар белән ярышып, керәшәләр кыелып-кыелып оча ---. В.Ильясов. – Нәрсә соң ул керәшә? – диде Мөбарәк. – Керәшә ул – яр карлыгачы, – диде Ташпулат. Р.Батулла |