КЕРӘН и. бот. 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан тамыры аш тәмләткеч буларак кулланыла торган үсемлек. Вак кыярларны сайлап алып юабыз, чәнечке белән кадап, банкаларга тутырабыз. Өстен уылган керән, сарымсак, укроп сабаклары һәм карлыган яфрагы белән каплыйбыз. Туган як

2) Шушы үсемлекнең ачы тамыры һәм шуннан әзерләнгән аш тәмләткеч. Каймакка керән, шикәр комы, аш серкәсе кушып, барысын бергә болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, чөгендер һәм кара җимеш белән бизибез. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә