КЕРА’МИКА и. гр. 1) Чүлмәк-кирпеч җитештерү. [Ул] Сынлы сәнгатьне яратып, күңел биреп укый, нәкыш белән генә канәгатьләнмичә, Урманче кул астындагы керамика мастерскоенда да сабаклар алып, утызынчы елны техникумны тәмамлый. М.Әмир 2) җый. и. Яндырылган балчыктан, балчык массасыннан ясалган әйберләр. Иске Казан урыныннан җыелган керамика һәм Мишә буендагы аерым табылдыклар [болгарлар килүенә] дәлил булып тора. Казан утлары. Археологлар тарафыннан монголларга кадәрге чорда ук Идел Болгарында металлдан, сөяктән, керамикадан эшләнгән әйберләр табылды. И.Гафаров. Агач, тире ише органик әйберләр череп-таркалып туфракка әйләнгән, ә керамика, металл, сөяктән эшләнгәннәре сакланган. Ф.Хуҗин 3) махс. Шундый әйберләр ясау өчен кулланыла торган масса. Соңгы вакытта радиотехникада слюдалы конденсаторлар урынына керамикалы конденсаторлар кулланыла башлады. Физика. Яңа спиральне плитканың керамика буразналарына урнаштыру алдыннан тиешенчә сузарга кирәк. Файдалы киңәшләр. Саклагыч сылама – катлы-катлы тун ул; аның катлаулары керамикадан эшләнә, атмосфераның тыгыз катлауларына килеп кергәч, алар эреп юкка чыгалар. Зур галәм турында кечкенә хикәяләр |