КЕРА’МИК с. гр. Керамикадан (3 мәгъ.) эшләнгән, керамикадан ясалган. Керамик подставка үтүкнең җылысын металл подставкага караганда озаграк саклый. Файдалы киңәшләр. Казу эшләре вакытында күпләгән керамик әйберләр: савыт-саба, кеше гәүдәсе рәвешендәге сыннар табыла. Урта гасырлар тарихы. Керамик вазаларга, тар муенлы чүлмәкләргә һәм банкаларга – кыр чәчәкләре бәйләмен, биек тар хрусталь һәм пыяла вазаларга яшел үлән уртасына озын сабаклы бер-ике чәчәк кую бик матур була. Файдалы киңәшләр. Андый аскуйма итеп, мәсәлән, стена тышлау өчен хезмәт итә торган керамик плитка яки түбә яба торган шифер кисәге кулланырга мөмкин. Файдалы киңәшләр. Ләкин бу чор өчен яндырылган балчыктан керамик әйберләр, шул исәптән савыт-саба ясау хас булмаган әле. К.Гыйззәтов |