КЕ’Р САБЫНЫ и. Үзендә майлы кислоталар һәм зур күләмдә селте булуы белән аерылып торган сабын төре; русчасы: хозяйственное мыло. Кер сабынында селте күп булганлыктан, ул баш тиресен бозарга мөмкин. Йорт эшләре. Ләкин алай зурлап телгә алырлык әйберләр чыкмады аннан: ярты кирпеч кара икмәк, азрак шикәр, кер сабыны зурлыгында ниндидер ак әйбер, сабын, бит яулыгы һәм кырыну приборы – бар булган нәрсәсе шул иде. В.Нуруллин. [Әнкәй] Бисмилласын әйтеп, кер сабыны белән эчемә массаж ясый башлый. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә