КЕР и. 1. 1) Юылган яки юылырга тиешле кием-салым һәм төрле тукымадан тегелгән көнкүреш кирәк-яраклары. Әбиең кергәч, онытмыйча гына әйт әле: баудагы керләрне алып кереп куйсачы. Р.Төхфәтуллин. Керләрен элеп, идәннәрне юып чыкканда, кояш әле төшлеккә күтәрелеп кенә бара иде. Х.Сарьян. Хатын-кыз, әни булган кешенең бурычы – кыз баланы идән юу, кер юу, кер үтүкләү, тегү, кухня тирәсендә аш-су пешерергә өйрәтү. Р.Вәлиев 2) Пычрак, шакшы, былчырак, буялган тап (тәндәге, киемдәге һ.б.). Югыйсә бүген генә Мишәдә коенып чыкты бит инде, тәнендә бер тузан әсәре, кер калдырмады. Ф.Бәйрәмова. Бәйләним дисә, тырнак астында кер җитәрлек. Н.Фәттах. Кер тимәгән, ялтырап торган мебельләр ниндидер кадерле кунакны көтеп зарыкканнар төсле, аларда ятимлек сизелә. Х.Хәйруллин. Битне – сакал, тәнне кер басты. Ф.Яхин. Аның ап-ак кофтасында кер әсәре юк, ул чиста һәм чибәр күренә иде. М.Маликова 3) күч. Тап, начарлык, әшәкелек, начар як (күңелдәге, намустагы). Камилнең менә нәкъ шул урында чумып-чумып йөзәсе, бөтен борчылуларын, тормышның бар керен шунда калдырасы килде. Ф.Бәйрәмова. Тышлары керле, вә ләкин юк аларда эч кере. М.Гафури 2. с. мәгъ. Кер юу өчен билгеләнгән. Форточка ачык булуга карамастан, бүлмәдә тәмәке төтене катыш --- кер сабыны исләре аңкый. Ш.Камал ◊ Кер куну 1) Пычрану, тап төшерү, каралу. Айсетдиннең башында кардай ак фуражка, өстендә ап-ак җитен костюм-чалбар, аягындагы ак ботинкага да кер кунарга өлгермәгән. Я.Зәнкиев; 2) Таплану, әшәкеләнү, пычрану (намус, күңел һ.б.). Бу «ачышым» турында Мирсәет абыйга язсам, нәрсә дияр иде икән? Юк, кирәкмәс. «Минем изге истәлекләремә аз гына да кер кундырмыйча саклый белүеңә ышанам», – дип язды бит ул миңа. Кер кундыру түгел, һичвакыт кузгатырга да хакым юк минем ул истәлекләрне!.. Р.Төхфәтуллин. Кер кунмастай җаннар, гөнаһ ябышмастай тәннәр акрынлап бетә барды. Т.Галиуллин. Кер күтәрә торган Тиз керләнми, пычранмый, керләнгәне беленми торган. Ефәк җептән бәйләнгән гипюр ул, җаныемдыр ла! Ак, ап-ак! Миңа нәкъ шундые кирәк иде. Кер күтәрә торган күлмәкләрдән туйган. Кер тидерергә ярамый торганын эзләдем. К.Тимбикова. Кер күтәрми торган Керләнә, пычрана торган. Кер төшү к. кер куну. Элеккечә калыр иде хисләр; Хәсрәтеңне эчкә яшереп тә Асрар идең, йөрер идең горур, Кер төшерми үткән яшьлеккә... С.Хәким |