КЕ’ПКА и. ингл. Ирләрнең козырёклы йомшак баш киеме. Рамазанга җиде тирәләре. Зәңгәр кепка кигән, чалбардан. С.Хәким. Казан артында гадәт бер генә: кепканы, бүрекне кырынайтыбрак киясе. Егетлекнең иң беренче билгесе ул бездә. Һәм без иске кепкаларны кыегайтып куйдык та туп-туры кызлар янына юл алдык. М.Мәһдиев. Ул яңа туфлиен дә, костюмын да киде, галстугын да такты, хәтта кепкасын да кулына тотты да, аны чоланда калдырып, урамга чыкты. Н.Фәттах |