КЕПЕ’Р-КЕПЕР иярт. Нәрсәне дә булса кискәндә, тапаганда, көрәк белән эшләгән вакытта һ.б.ш. очракларда ишетелгән шытырдау тавышын белдерә.Әле тыгызланып өлгермәгән, күбек кебек җиңел, шикәр кебек ак карларны зур агач көрәк белән тапталган кар катылыгына кадәр кепер-кепер итеп көрәү аның күңеленә ниндидер рәхәтлек сала, ул бу эшне яратып башкара иде. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә