КЕНТАВР и. гр. миф. 1) Грек мифологиясендә: гәүдәсе атныкы, башы һәм күкрәге кешенеке булган ярым кеше, ярым ат. Грек мифыннан: Кентавр Хиронның тау куышында аллалар башлыгы Зевсның оныгы Пелей белән алиһә Фетиданың туе бара. Т.Миңнуллин. Колоннаның иң өске өлешендә, тәрәзәләрдә, стена һәм ишек рельефларында кентаврлар (ярымкеше-ярымхайваннар) һәм башка әкияти җан ияләре сурәтләнә. Урта гасырлар тарихы 2) астр. Күкнең көньяк ярымшарындагы йолдызлык |