КЕНДЕ’К ӘБИСЕ и. Бала тудыру вакытында ярдәм күрсәтүче, дәва, им-томнарны белүче, бала кабул итүче карчык; акушер. Ахырда, һәртөрле им-томнарга оста булган кендек әбисен чакырдылар. А.Шамов. Хан сараена, ханбикә Зөбәрҗәт янына бердәнбер кеше – кендек әбисе рөхсәтсез-нисез керә ала. М.Хәбибуллин. Менә бер язның кояшлы көнендә кендек әбисе малайны җитәкләп, авыл башына алып чыккан. М.Маликова |