КЕНДЕК и. 1) анат. Кеше яки хайван яралгысын ана организмы белән тоташтыра һәм яралгыны тукландыру каналы булып хезмәт итә торган көпшә. Багучылары ханга җиткерделәр: имеш, бала кендеген кисүгә, әти кеше угылының кулына чүкеч тоттырган икән, шуңа тиңсез оста икән ул наный. М.Хәбибуллин 2) Корсак уртасындагы кечкенә генә батынкы урын (тугач та баланың кендеген кискәннән соң калган җөй) һәм гомумән шул урын, тирә. [Харисның] бөтен киеме бер чалбардан гыйбарәт булып --- үзенә бик зур, кендектән әллә никадәр югары күтәреп кигән булуга карамастан, балагы җир себереп йөри. Г.Гобәй. Чалбары тар да, кыска да иде, ә күлмәге кендектән генә. М.Кәбиров. Най кулына алгач, үлем алды тыпырчынуы белән бәргәләнгән селәүсен арт аякларының тырнаклары белән Найның кендектән астарак корсагын ярып өлгерде. Т.Нәбиуллин 3) Арбага алгы күчәрне тоташтыра торган кыска тимер таяк. Көчәнә торгач, тезләр калтырый, тыннар кысыла башласа, Ильяс бер очы арба кендегенә бәйләнгән дилбегә белән капчыкны биленнән уратып тактага бәйләп куя да сулулары ипләнгәнче хәл җыеп ала, аннары, учларына төкереп, яңадан тәгәрәтергә тотына иде. Р.Төхфәтуллин. Алар арба артын күтәреп, кендекне кигерткән арада, сыерчык, атка кунып, тагын бер чеметем ябага йоны йолкып китте, бүтән күренмәс булды. Ә.Гаффар 4) Йозак, элмәк. Хәйрулла абзый, капканы тимер кендек белән бикләп, әкрен генә өй ишегенә таба юнәлде. А.Шамов. Җентекләбрәк карый башлагач, тагын бер нәрсә сизелде: йозакны җыеп торучы кендекләр заводта эшләгәнчә түгел, ә кулдан чүкелгән. К.Кәримов 5) күч. Нәрсәнең дә булса үзәге, иң әһәмиятле урыны. [Венера:] Сез, ирләр, үзегезне дөньяның кендеге итеп тоясыз инде. Р.Зәйдулла. Кайчандыр Гөлзиләгә үзен дөньяның кендеге итебрәк күрсәтергә теләгән кешенең шулай куштанлануы кызның ачуын чыгарды. М.Кәбиров. Һәр буын үзен дөньяның кендеге дип саный. Ш.Галиев 6) күч. Кирәкле, күренекле, данлыклы кеше турында. Шәһәрнең кендеге ул ◊ Кендек бәйләнү 1) Билгеле бер нәрсәгә бәйләнгән булу; 2) Кем белән дә булса рухи бәйләнгәнлек. Гомер-гомергә Иделгә кендеге белән бәйләнгән, азыктыр, тәм-ямьдер, шөгыльнедер шунда табып яшәгән халыкны шуңардан биздерергә маташ инде. И.Низамов. Кендек ябышу к. кендек бәйләнү Кендегебез ябышмаган ич аларга, киттек, мин әйтәм. К.Нәҗми |