КЕНӘРИ и. рус зоол. Тау чыпчыклары семьялыгыннан ачык сары йонлы, бик матур сайрар кош (бүлмә кошы буларак таралган). Каурыйларын коеп яңа каурыйлар үстереп сайрый башлаган ата кенәриләрне август азагында ана кенәриләрдән аералар һәм, яхшы сайрый торган олы кошларга якынрак, аерым читлеккә күчерәләр. Файдалы киңәшләр. Ак алъяпкычындагы кызыл йолдызчыкта шаян нурлар җемелдәтеп, әлеге сихри гөлләргә тере суы сибеп чыкты кызчык, балыкларга, тутый кошларга, кенәриләргә җим өләште. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә