КЕНӘЗ и. рус к. князь. Әнә шулай болгар белән урыс кенәзләре арасы акрынлап бозыла башлый. М.Хәбибуллин. Дружинада, чыннан да, әче бал эчү белән бәйле ритуаллар булган, һәм кенәз бөтен дружинаны, бу йолалардан баш тарттырып, үзенә каршы куя алмаган. Татар мөселман календаре. Кубрат хан да антлар белән тату яши, күрше-тирә илләрне буйсындыргач, антларга юнәлә, кенәзгә бик күп бүләкләр алып бара. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә