КЕНӘГӘ и. рус 1) Нинди дә булса мәгълүматларны язып теркәү өчен кулланылган катыргы тышлы дәфтәр. Хәлфә берәм-берәм аларның исемнәрен, фамилияләрен сорады һәм аларны кенәгәгә терки барды. Ә.Фәйзи. Эзләгәнен тиз табуына сөенгән кыз, күбәләктәй очынып, кенәгәне тикшерүче алдына китереп куйды. М.Насыйбуллин. Бухгалтерия кенәгәсе 2) Нинди дә булса текст һәм төрле рәсми билгеләр, саннар өчен урыны булган, төпләнгән документларның атамасы. Билге куяр алдыннан, ул зачёт кенәгәмне актарып карады. М.Юныс. Тәрҗемәи хәлне хезмәт кенәгәсенә ятыштырып язып бирдем. И.Салахов. Безнең имтихан беткән, зачёт кенәгәсендәге билгеләр дә ярыйсы гына ---. Х.Сарьян. Гимнастёркамның түш кесәсендә – ике кызылармеец кенәгәсе. Х.Камалов. Китапханә кенәгәсе |