КЕМСӘ алм. иск. кит. 1) к. кем. Анда инде танцы башланган булыр, Рәмилә аңа катнашып китәрме-юкмы, әмма ул анда Әминәнең чын әхвәлләрен төгәлрәк һәм эчкәртенрәк белгән берәр кемсәне очратмый калмастыр әле... Э.Касыймов

2) к. кеше. Чит илләрдәге тормыш шартларын, андагы яхшылыкларны кимчелекләре белән бергә бәйләп сөйләгәндә, Илечко, мине – беркатлы кемсәне – хак юлга төшерергә тырышу белән бергә, үзе кайчандыр яшәгән җәмгыятьне, аның бай күңелле хуҗаларын, илләрне, илләр бизәге булган эшчән, тырыш кешеләрне сагына торган иде. А.Гыйләҗев. Уйлап карасак, без, чыннан да, балчыктан, туфрактан яратылган кемсә булып чыгабыз түгелме соң? С.Шәмси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә