КЕ’МБРИЙ и. ингл. геол. Җирнең геологик тарихында палеозой эрасының беренче чоры. Калифорния ярлары тирәсендә билгеле булмаган моллюск очраган (неопилина). --- Күрәсең, неопилина – кембрий чорында яшәгән җаннарның бер токымы. Җир һәм туфрак. Булат Дияров Себер нефтен, кембрий нефтен ачарга китә. Г.Ахунов. Архей – кембрийга кадәр икенче эра (докембрий – II). Җир һәм туфрак. Бу эра үзе генә дә берничә чорга бүленеп, пермь чоры, ташкүмер чоры, девон чоры, силурий чоры, кембрий чоры дигән исемнәр белән йөртелә икән. Ш.Бикчурин |