КЕ’ЛЬМА и. нем. махс. Штукатурлау һ.б.ш. эшләрдә тигезләү, измә сылау һ.б. өчен кулланыла торган саплы калак. Бригадир кельманы кулына алды, измәне ашыкмый гына болгатты. Б.Камалов. [Владимир:] Ә кем сиңа, кулыңа кельма тотып кирпеч саласың, ди? Анысы ташчылар эше. Ә.Сафиуллин |