КЕЛТЕРӘ’Ү ф. 1) Бертигез ритмик тавыш чыгару (мәс., арбаның бик җиңел генә тәгәрәп баруы, тегермән, тегү машинасы, поезд, машинаның тавышы һ.б.). Көзге такыр юлдан келтерәп барган арба тавышы басу ягына китеп югалды. Х.Сарьян. Салмак кына келтерәгән тегермән тавышы көенә иренеп кенә гәп сатучы өч кеше Хәлимнең килеп керүен сизми калды. И.Гази. Бүлмәдә яңгыраган дәртле, көмеш авазларга кояш нуры, тәгәрмәчләр келтерәве, чалгы чыңы, Сабантуй сөлгеләре җилфердәве, гомер мәгънәсе – тагын-тагын әллә ничаклы моңнар кереп тулган иде. Р.Низамиев 2) күч. Җиңел генә, ансат, уңайлы, шома гына бару (эш, тормыш һ.б.). Келтерәп тартып утырган Иҗатым тегермәнен Туктатса кемдер, хәзер мин Болынга төшеп, Китәмен шунда хисләрнең Буылган төшен эзләп. С.Хәким. Тормышта үз урынын тапмаганмы... келтерәп агар, үз көенә яшәр иде, бац! – юлына буа буганнар, директор иткәннәр үзен. А.Ганиев 3) к. гөлдерәү. Кучкылланып кара болыт йөри, Күк келтери, кыя таулар тетри. Ш.Маннур. Яшен яшьни, күк келтери |