КЕ’ЛТ-КЕЛТ ИТҮ ф. Салмак кына бертигез ритмик тавыш чыгару (сәгать теленең йөреше тур.). Директор өстәлендәге сәгать келт-келт итә, минем газаплы минутларымны саный. М.Насыйбуллин. Кызчыкка ят абыйның сүзләре, аннан да бигрәк, кулына бәйләгән, келт-келт итә торган ялтыравыклы тәтие ошап китте булса кирәк, ул акрынлап елавыннан туктады. Р.Төхфәтуллин. Бар да тынды, мич артындагы чикерткәнең черт-черт дигән җыры белән стена сәгатенең келт-келт иткән тавышы бишеккә салып тирбәткәндәй йокыны китерә иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә