КЕ’ЛТ-КЕЛТ иярт. Бертигез ритмны, кабатланып торган тавышны белдерә. Тик стенадагы сәгатьнең генә келт-келт йөреп торганы ишетелә... Х.Хәйруллин. Шак-шок, дөп-дөп, келт-келт – Михаил Лермонтов, Антон Чехов, Муса Җәлил һәм Габдрахман Рахманкулов таптаган баскычларга студентларның үкчәләре бәрелә. М.Юныс. Тып-тын, тик әнә умывальник борыныннан чутылдап тамчы тамгалый да, келт-келт сәгать йөри. Р.Төхфәтуллин. Менә секундомер теле келт-келт йөри башлады. С.Шакир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә