КЕЛТ рәв. к. кылт.Аның күңеленә келт итеп Ләлә төште. Г.Исхакый. Бары тик идәннән түшәмгә кадәр сузылган озын буйлы, җиз битле карт сәгатьнең озак көттергән вәкарь белән «келт, келт» иткәне генә ишетелеп торды. Г.Бәширов. Кәшфи кызык хәзер, келт иттеме, күзенә яшь килә. М.Мәһдиев. Шөрепнең исенә келт итеп соңгы көннәрдә булган бер вакыйга төште. Т.Галиуллин

Келт итеп искә төшү Нәрсә дә булса кинәт искә төшү, бер уйламаганда искә килеп төшү. Ибристан дигәч, Камалетдиннең келт итеп исенә төште: болар – Казан мөселман социалистик полкыннан. И.Низамов. Хәзер әнә шулар келт итеп аның исенә төште. М.Шабай. Келт итеп исемә килеп төште: оста әйткән тагын бер ачкычны алмадым түгелме соң? Р.Төхфәтуллин. Келт итеп искә төште: миннән алда гына хатыным ишегалдында байтак кына торып кергән иде... Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә