КЕЛӘШЧӘ и. рус Нәрсәне дә булса кыстырып алу һәм суырып чыгару өчен кулланыла торган кыскыч формасындагы металл инструмент; каргаборын. Борһан шул кызган утлы тимерләрне келәшчәгә эләктереп ала да сандалда чүки. С.Рафиков. Тамак ялгагач, алар кулларына чүкеч, келәшчә алалар, уенчык шикелле кечкенә өстәл-урындыкларның сынган аякларын, какшаган аркаларын кагып-сугып куялар. М.Маликова. Шунда тышкы стенасы буенда бик яхшы итеп эшләнгән верстак тора, ә эчке бер стенасына төрле эш кораллары эленгән: балта, пычкы, чүкеч, келәшчә, борау, кыскыч, өтерге, фуганка һәм башка шуның кебекләр. А.Шамов ◊ Келәшчә белән тартып алу Аз сүзле кешене бик авырлык белән сөйләтү, аңардан мәгълүмат алу. Әйтсә, берәгәйле әйтә, әйтмәсә, сүзен авызыннан келәшчә белән дә тартып ала алмыйсың. Ш.Рәкыйпов. Келәшчә кебек Бик каты. Кемдер арттан килеп, үзенең келәшчә кебек куллары белән мине эләктереп, кочаклап күтәреп тә алды. Ә.Айдар. [Җирән эт:] Җибәр, җибәр, дим мин сиңа! Нәрсә келәшчә кебек эләктердең! Ә.Хәсәнов. Әмма сазлык аны нык тоткан, аякларыннан келәшчә кебек эләктереп алган иде. Ф.Бәйрәмова. Келәшчә шикелле к. келәшчә кебек. Маһруйның бит очлары, сипкелләре чәчрәп коелырлык булып кызышкан, ул курка, чөнки Салыйның бер яман гадәтен бик яхшы белә: мыекларын тырпайткан бу егет кызларны авырттырып чеметмичә яннарыннан уза алмый. Ә бармаклары каты, келәшчә шикелле! М.Маликова |