КЕЛӘТЧЕ и. Иген салу, он һ.б. кирәк-яракны тарату эшен башкаручы эшче. Колхозның Югары Тегермәнлек авылындагы келәтчесенә кереп яхшы гына сыйланып та чыкканлыктан, аның йөрәге ярсулы иде. С.Рафиков. Саран булмаса да, сак тота иде хисапчы кыз. Әйтерсең гомере буена келәтче булып эшләгән. Н.Әхмәдиев. Авыруын авыру, әмма Потый Шәфикъ тормышка берегеп яши: колхозда келәтче, эшен тырышып башкара, исәп-хисапны да төгәл алып бара ---. Ә.Сәлах |