КЕЛӘТ и. рус 1) Иген салу, он һ.б. кирәк-яракны саклау өчен хуҗалык корылмасы; амбар. Ниса казларны агач келәткә терәп салынган кирпеч сарайга чыгарып урнаштырды. М.Хуҗин. Келәттән урланган дүрт капчык бодайны башта аңарга куеп торганнар. Г.Толымбай. Зур таш келәтнең бер почмагында тау булып эреле-ваклы капчыклар ята. И.Салахов

2) Эссе җәй көнендә тору өчен, йорт янына яки аннан читкәрәк салынган мичсез махсус бина. Берничә көннән соң инде ул, тынычлана төшеп, ындырлар, келәтләр тирәсендә нык-нык басып, ашыгып, ашыктырып эшләп йөри башлады. А.Шамов. Җәй көне келәттә йоклаудан да рәхәт нәрсә юк. Үзе салкынча, үзе караңгы. С.Шәкүров. Ян тәрәзәгә каршы кечкенә келәт. Келәткә ялганып артка таба сузылган лапас. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә